Гала-концерт Татар Жыры

Гала-концерт Татар Жыры

XVХалыкара эстрада фестивале “Татар Җыры” – Башкортстанда!

29 ноябрь 17.00 “Уфа утлары” (“Огни Уфы”) күңел ачу үзәгендә XV Халыкара эстрада фестивале “Татар Җыры” узачак!

15 ел дәвамында “Татар җыры” музыка индустриясендә иң лаеклыларны сайлап алып “Алтын барс” сыннары белән бүләкли. Төрле буын җырчыларны бер сәхнәгә җыйган әлеге кабатланмас вакыйганы инде Казан, Мәскәү һәм, әлбәттә, Уфа тамашачысы яратып өлгерде.

Музыкаль олимп хуҗалары булган, тамашачы күңелендә лаеклы урынын тапкан маэстролар белән бергә, музыка дөньясына уңышлы адымнарын ясаучы талантлы яшьләрнең бер сәхнәдә очрашуы үзе үк зур вакыйга. Әлеге матур традиция 29 ноябрь кичендә узачак фестивальдә дә сакланачак.

Данлыклы сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илдар Әхмәтов, Мөнир Рахмаев, Эльмира Сөләйманова, Закир Шахбан, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Иркә, Ринат Рахматуллин, Гөлназ Сираева, Раяз Фасихов, Вәсилә Фәттәхова, Раяз Фасихов, Әлфинә Әзһәмова, Айдар Галимов, Идрис Гәзиев, Хәния Фәрхи һәм фестивальнең башка бик күп номинантлары чыгыш ясаячак.

XV еллык фестивальнең иң популяр хитлары яңгырячак. Күз явын алырлык сәхнәдә берсеннән-берсе якты йолдызлар тамашачыны моң дөньясына сәяхәткә алып китәчәк.

Тарихи вакыйганы күрми калма, мөхтәрәм тамашачы!

XVХалыкара эстрада фестивале “Татар Җыры”нда күрешкәнчегә кадәр!

Уфа. 29 ноябрь.Октярьгә 50 ел ур,19.

Башлана 17.00

Показать полное описание Свернуть описание
Бал в Савойе
18 Сент.пн 19:00
 
Билеты под заказ
Владимир Соловьев
29 Сент.пт 10:00
МБУ Городской дворец культуры
11900 - 35000
Onyx & Dope D.O.D. "Shotgunz in Hell Tour Russia"
12 Нояб.вс 20:00
Огни УФЫ
1300 - 4000
Наверх